"Гаилә белән тауга" сәламәтлек сәгате

2024 ел - Россиядә гаилә елы дип игълан ителде.

28-нче гыйнвар көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә гаилә белән таудан чана шуу чарасын оештырдылар.

Авыл халкы өчен алдан ук группаларда афиша язып эленде. 28 гыйнвар көнне сәгать 12 ләр тирәсендә олысы да. кечесе дә чаналар, ватрушкалар тартып билгелән тау итәгенә җыелды. Һава торышы да аяз, кояшлы, матур булды. Барысы да рәхәтләнеп чана шуды, уйнады. көлде. Тау битендәге шатлыклы тавыш авылны яңгыратты, башкаларны да тау шуарга чакырып торды.

Чарага Рәсилә апа тау шуарга ике оныгы белән килгән иде, термос белән чәйләргә кадәр алып килгән. Илфат Шакирзянов үзенең барлык энеләрен, сеңелләрен җыеп менгән, бишкә генә җитә алар. Әтиләр, әниләр белән килүчеләр дә бар иде. Гомумән тау шуу- зур бәйрәм кебек булды, барысына да ошады.

 semya gora01

semya gora02

semya gora03

semya gora04

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан