"Туган көнең белән, китап!" бәйрәм

2-нче апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.

Балалар китап атналыгын йомгаклап, 30-нче март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә «Туган көнең белән, китап!» исемле бәйрәм уздырдылар.

Балалар бәйрәмгә әкият геройлары булып киенеп килделәр. Чара барышында яраткан китаплары турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр-табышмаклар әйтештеләр, әдәби викторинада катнаштылар, төрле биремнәр үтәделәр. 

Китапханәче Әхмәтҗанова Э.Х. укучыларга китаплар укуның файдасы һәм аларны сакларга кирәк икәне турында сөйләде.

Китапханәдә  "Яңа китап-яңа дус" исемле китап күргәзмәсе һәм кунаклар өчен "Библиокафе" эшләде.

 den rozhd knigi01

den rozhd knigi02

den rozhd knigi03

den rozhd knigi04

den rozhd knigi05

den rozhd knigi06

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан