Сәламәтлек- яшәү нормасы

Сәламәтлек-тормышның төп кыйммәте. Гомер озынлыгы еллар белән үлчәнә, ә аның сыйфаты -сәламәтлек белән. Сәламәт булу-кешенең табигый теләге, һәм ул иртәме-соңмы үз сәламәтлеге турында уйлана. Үзе һәм сәламәтлеге турында кайгырту кешегә озын гомер һәм мәңгелек яшьлек бирә ала. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә кирәк.

11 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Сәламәтлек- яшәү нормасы» дип исемләнгән конкурслы, уенлы күңел ачу кичәсе үткәрде.

Чарада катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, командаларга бүленеп биремнәр үтәделәр. Катнашучылар игътибарына «Гомерең озын булсын!» исемендәге китап күргәзмәсе төзелде.

zdorove01

zdorove02

zdorove03

zdorove04

zdorove05

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан