Викторина "Күктә ни булмас дисең?!"
- Подробности
- Создано 15.04.2024 09:08
- Автор: Халилова Гюзель
12-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен, Космонавтика көненә багышланган, “Күктә ни булмас дисең?!” дип исемләнгән уен –викторина үткәрделәр.
Уенда дүрт категориядә, катлаулылыгына карап, 10ннан 50 баллга кадәр бәяләнгән сораулар бар иде. Катнашучы егетләр галәм, космонавтлар, күк җисемнәре турында яхшы белүләрен күрсәттеләр.