Уйлап табучы балалар
- Подробности
- Создано 17.04.2024 08:29
- Автор: Халилова Гюзель
16-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Татарстанда Фән һәм технологик үсеш елы кысаларында, “Уйлап табучы балалар” дип аталган танып белү сәгате үткәрде.
Презентация ярдәмендә балалар кешеләрнең көндәлек тормышында кулланыла торган күп кенә әйберләрнең яшь уйлап табучылар уйлап чыгарганлыгын белделәр. Аларның ачышлары белән таныштылар. Китапханәче ачышлар турындагы китапларга күзәтү ясады.