“Наркотикларга “Юк!” профилактик сәгать
- Подробности
- Создано 27.06.2024 08:49
- Автор: Халилова Гюзель
26 июнь көнне Татар Томбарлы авылы китапханәсендә, Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, мәктәп укучылары белән “Наркотикларга “Юк!” дип әйтергә өйрән” дип исемләнгән профилактик сәгать үткәрелде.
Әңгәмәнең максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынга наркотик куллануның нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлату, наркотик кулланып карауга негатив караш тәрбияләү. Чара барышында китапханәче Әхмәтҗәнова Эльвира укучыларга наркотиклар, аларның төрләре, наркоманиянең ни дәрәҗәдә куркыныч авыру икәнлеге турында сөйләде, ничек кенә кызыксындырсалар да, “юк!” дип әйтергә кирәклеген төшендерде. Чарада балалар ясаган рәзсемнәрдән “Мин тормышны сайлыйм!" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.