“Дөрес туклану-сәламәтлекнең нигезе”
- Подробности
- Создано 23.07.2024 09:26
- Автор: Васильева Светлана
23-нче июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет оештырган җәйге лагерь балалары өчен (10-14 яшь) “Дөрес туклану-сәламәтлекнең нигезе” дип исемләнгән конкурс-викторина үткәрделәр.
Балалар дөрес туклануга багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, рәсеме буенча яшелчә, җиләк –җимешләрдәге витаминнарны ачыкладылар. Иң күп дөрес җавап бирүче Суфиянов Альфред җиңүче дип табылды.Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.