Зирәклек хәзинәсе

26 - нчы июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет оештырган лагерь балалары өчен “Зирәклек хәзинәсе” дип аталган, татар халык иҗаты буенча фольклор кичә үткәрделәр.

Лагерьнең соңгы көне буларак, программа  бик  эчтәлекле итеп оештырылган иде. Сәлия абыстай  дин дәресләре буенча йомгаклау викторинасы үткәрде. Иң күп белүче Суфиянов Альфред булды.  Аятьләрне яттан уку буенча Хабатуллин Исламга тиңнәр булмады. Ул азанны да бик матур итеп укыды.  Һәр җиңүчегә, һәр актив катнашучыга мәчет мәхәлләсе бүләкләр әзерләгән иде. Аннары Мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халык уеннары оештырдылар, китапханәче мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар әйтеп, балаларның зирәклекләрен сынады. Чара бик күңелле һәм эчтәлекле булды.

folklagerl01

folklagerl02

folklagerl03

folklagerl05

folklagerl06

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан