Игелекнең изге җебе өзелмәсен
- Подробности
- Создано 30.07.2024 15:34
- Автор: Imaeva Asiya
30 - нчы июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Игелекнең изге җебе өзелмәсен» дип исемләнгән игелек сәгате үткәрде. Яңалыклар белән уртаклашу, хәлләрен белү, яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, мөмкинлекләре чикле булган авылдашларның өйләренә барып китапханә хезмәте күрсәтү күркәм бер традиция булып дәвам итә. Бүген без Әхмәтова Наилә апаларда кунакта булдык.
Барлык авырлыкларга һәм гадәти булмаган язмышка карамастан, ул һәрвакыт тормыш сөючән һәм оптимист булып кала белә. Китап яңалыклары белән даими танышып тора, кечкенәдән китап укырга ярата. Мондый очрашулар, җылы әңгәмәләр алга таба да дәвам итәр дигән ышанышта калабыз.