Бәхет биргән туган җирем

30 - нчы июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен «Бәхет биргән туган җирем» дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрде.

Авылыбыз тарихына багышланган чаралар китапханәдә еш үтә. Ә тарих шунда яшәгән кешеләр язмышы аша языла. Һәрбер җирлек үзенең танылган якташлары белән горурлана. Безнең Исергәп авылында да горурланыр авылдашларыбыз байтак. Алар арасында колхозчылар, җитәкчеләр,укытучылар, язучылар, музыка белегечләре, рәссамнар,эшмәкәрләр, дин әһелләре һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Катнашучы балалар төрле елларда туган ягыбызны данлаган күренекле авылдашларыбыз турында  мәгълумат алдылар.

iaks2l03iaks2l02iaks2l01

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан