Әтиләр белән күңелле
- Подробности
- Создано 18.10.2024 08:52
- Автор: Imaeva Asiya
16-нче октябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе әтиләр көне уңаеннан, "Әтиләр белән күңелле"исемле чара үткәреде. Бәйрәмдә китап укучы ике гаилә катнашты (Гимаевлар һәм Шараповлар) Китапханәче әтиләрне бәйрәм белән котлады, бүгенге чараның максаты белән таныштырды.
Әтиләр белән якыннан таныштыр өчен сүз иң башта балаларга бирелде. Алар бик матур итеп, горурланып үзләренең әтиләре турында сөйләделәр. Алар белән футбол уйнаучы, мотоциклда, тракторда йөртүче дә әтиләре икән. Чара уеннар,бәйгеләр белән үрелеп барды.Биремнәр әтиләргә бирелде, әниләр, балалар аларга ярдәм итте. Кунаклар гаилә белән өй дә төзеделәр, әкият геройлары да булдылар, балык та тоттылар һәм башка күп төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте. Чара ахырында әтиләргә " Иң яхшы әти" дигән дипломнар гаиләләргә кечкенә генә истәлекле бүләкләр тапшырылды.