Тематик кичә "Мин чәчәкләр яратам"

18-нче октябрь көнне Татар Томбары авыл китапханәсендә "Авылдашлар" клубка йөрүче хатын-кызлар белән бик тә үзенчәлекле чара үткәрелде. "Мин чәчәкләр яратам "дип исемләнгән тематик күргәзмәдә  берсеннән-берсе матур чәчәкле  гөлләр, алар турында  эницклопедияләр, китаплар урын алды.

Гөлләр өйнең дә күңелне дә бизәүче тере җан ияләре алар.Чөнки  чәчәккләргә дә яшәр өчен һава, кояш, су кирәк. Кичәгә килүче ханымнар да өйдәге гөлләренең һәрберсен яратып, кадерләп үстерәләр. Бүгенге очрашуда алар шул турыда сөйләштеләр, фикер алыштылар, үзләренә генә хас гөлләр тәрбияләү ысуллары белән уртаклаштылар.

Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира китап укучыларга чәчәкләр темасына  викторина үткәрде.Чара барышында күп кенә ят гөлләрнең татарча исемнәре дә табылды, аларга характеристика да бирелде.

Элек-электән әбиләрдән яшәп килгән, һәрбер тәрәзә төбен бизәүче иң матур, иң гади гөл ул- яран гөл (песи гөле) Аны бөтен кеше дз ярата, үз итә. Даими китап укучы Рәмзия апада аның 13 төре бар икән. Ә Расиха апа Сафиуллина фиалкалар (миләүшә) үстерү буенча алдынгы булып чыкты, аның тәрәзә төпләрен ел әйләнәсендә шушы гөлләр бизи. Китап укучылар арасында орхидея, декабрист, роза  кебек гөлләрне бик күпләп үсерүчеләр дә бар. Алар барысы үзләре үстергән гөлләрдән илһам алып, аларга сокланып яшиләр. Гөлләр күзләрне ял иттерә, күңелне тынычландыра - диләр китап укучылар.

 Tsvety001

Tsvety002

Tsvety003

Tsvety004

Tsvety005

Tsvety006

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан