Яраткан геройның туган көне
- Подробности
- Создано 18.10.2024 10:36
- Автор: Халилова Гюзель
17-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, “Яраткан геройның туган көне” дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрделәр.
Чара инглиз язучысы А.Милнның әдәби герое- Винни-Пух исемле аю баласы турында кызыклы маҗаралар язылган китабына багышланды. Моннан 98 ел элек 14 нче октябрьда дөнья күргән бу китап миллионлаган балаларның яраткан китабына әверелде. Нәниләргә китаптан өзекләр кычкырып укылды, шул исемдәге мультфильм күрсәтелде, уеннар оештырылды.