Тарихтагы ак таплар
- Подробности
- Создано 21.10.2024 10:49
- Автор: Халилова Гюзель
Агымдагы елда авылыбыз территориясендә 3500 еллар элек борынгы кешеләр яшәгән авыл таптылар. Бу искиткеч тарихи факт бик күпләрдә зур кызыксыну уятты.
18-нче октябрь көнне авылыбызга Уруссуның 2-нче санлы мәктәбе укучылары (12-14 яшь) килде.
Авылдашыбыз Зөлфия Латыпова җитәкчелегендәге туристлар казу эшләре барган урынны карадылар, авыл Мәдәният йортында казып алынган артефактлар белән таныштылар. Китапханәдә экскурсиядә булдылар. Сыннар кою остасы Люция Гильмутдинова катнашучылар белән мастер-класс оештырды. Алар, беренчеләрдән булып, борынгы кешеләрнең кулдан ясаган чүлмәк орнаментының бер өлешенең күчермәсен гипстан койдылар. Кунаклар китапханәдә оештырылган М.Юныс күргәзмәсе, күренекле якташларыбызга багышланган күргәзмә белән таныштылар. Мәктәптә бертуган Юныслар музеенда булдылар.