Куркыныч мавыгулар= Опасные увлечения

22-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Куркыныч мавыгулар= Опасные увлечения” дип аталган куркынычсызлык сәгате үткәрде. 

Тәмәке тарту яшьләр арасында гына түгел, яшүсмерләр,балалар өчен дә иң зарарлы һәм киң таралган начар гадәтләрнең берсе булып тора. Тәмәке тартучыларның сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян салудан тыш, бу гадәт балаларда, яшүсмерләрдә, егетләрдә һәм кызларда сәламәт яшәү рәвеше формалашуга комачаулый, шәхес һәм әхлакый үсешне акрынайта.

Вейпинг-тәмәке тартуның яңа төре. Бу-электрон сигареттан никотинлы җылытылган сыеклык белән эшләп чыгарыла торган парларны сулау. Вейплар-мәктәп укучылары арасында шактый популярлаша, һәм монда профилактика — иң яхшы чара. 

Чара дәвамында катнашучылар яшь организмга зыянлы мавыгулар- энергетиклар, спайс, кальян, насвайның зарары турында да электрон презентация аша таныштылар. Чараны тәмамлап, укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк дигән фикердә калдылар.

 Opasnye uvlecheniya001

Opasnye uvlecheniya002

Opasnye uvlecheniya003

Opasnye uvlecheniya004

Opasnye uvlecheniya005

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан