Китапханә- белем йорты

Һәр елны октябрьнең соңгы атнасында мәктәп китапханәләре көнен билгеләп үтелә. Бу бәйрәм китап укуның, белемнең мөһимлеген һәм, әлбәттә, китапханәләрнең белем бирү процессындагы ролен искәртә. 26 нчы октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 10-12 яшьлек китап укучылар өчен “Китапханә- белем йорты” дип аталган танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче укучыларга китапның, китапханәнең роле, беренче китапханәләр, танылган кешеләр- китапханәчеләр турында сөйләде.

Катнашучылар китапханә, китап төзелеше, әсәрләр геройлары буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, уку, белемгә багышланган мәкальләрне искә төшерделәр. Соңыннан китапханәче яңа китапларга күзәтү үткәрде.

ot02

ot03ot01

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан