”Меңнәрчә бит арасында” мәгълүмәт сәгате
- Подробности
- Создано 27.11.2024 15:20
- Автор: Халилова Гюзель
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар берүк вакытта танып – белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлеше дә.
Татар Томбарлы авыл китапханәсенең белешмә-библиография фондында барлыгы 220 артык китап бар.
26 нчы ноябрь көнне укучыларны бу китаплар белән якыннан таныштыру максатыннан ”Меңнәрчә бит арасында” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрелде.
Чара бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүдән башланды.
Укучылар китапханәдә булган төрле сүзлекләр белән танштылар. Китапханәче алар белән ничек дөрес файдаланырга кирәк икәнен аңлатты, сүзлекләрнең, энциклопедияләрнең һәм белешмәлекләрнең аермасы һәм охшашлыгы турында сөйләде.
Чара барышында балалар “Сүзне тап”, “Нәрсәне аңлата”, “Кем күбрәк сүз төзи” кебек мәгьлүмат эзләү биремнәрен үтәделәр.