“Кыш бабай табышмаклары = Загадки Деда Мороза” викторина
- Подробности
- Создано 27.12.2024 14:02
- Автор: Халилова Гюзель
26-нчы декабрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә “Кыш бабай табышмаклары = Загадки Деда Мороза” дип аталган викторина үткәрделәр.
Урта яшьтәге мәктәп балалары кыш, Кыш бабай турында сорауларга җавап бирделәр, күз бәйләп Кар бабай ясау конкурсында катнаштылар. Викторинада иң күп дөрес җавап бирүче Азизова Айзилә һәм иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән бер катнашучы да бүләксез китмәде.