Кышкы каникуллар-китапханәдә
- Подробности
- Создано 27.12.2024 13:34
- Автор: Халилова Гюзель
Китап укучы балаларның кышкы каникуллары китапханәдә күңелле һәм файдалы башланып китте.
27-нче декабрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәгә килгән балалар кыш бабайның биремнәрен үтәделәр, башваткычлар чиштеләр, төрле өстәл уеннары уйнадылар.
Яңа ел темасына әзерләнгән күргәзмәдә балалар өчен кызыклы китаплар, тематик атрибутлар, шулай ук яңа ел фотозонасы балаларны үзенә җәлеп итте.
Алар кызыксынып күргәзмә белән таныштылар, төрле образларга кереп фотога төштеләр.
Балаларның буш вакытлары күңелле үте.