Яңа ел бәйрәме
- Подробности
- Создано 30.12.2024 15:29
- Автор: Халилова Гюзель
Яңа ел бәйрәмендә һәркем әкияткә ышана, үзенчәлекле, серле, шаккатыргыч һәм, һичшиксез, онытылмас атмосферага чума ала. Бу бәйрәм һәркем өчен мөһим.
30-нче декабрь көнне Салих авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә Яңа ел тамашасы узды.
Бәйрәмдә Яңа ел җырлары, әйлән-бәйлән, бию, уеннар, конкурслар һәм сюрпризлар дөньясына чумдылар. Ә иң мөһиме-килгән кунаклар Кыш бабайдан бүләкләр алдылар, Бәйрәм елмаюлар, һәм күтәренке кәеф белән тулы иде.