Акция " Георгий тасмасы"
- Подробности
- Создано 07.05.2025 09:20
- Автор: Халилова Гюзель
Татар Томбарлы авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» патриотик акциясенә кушылды.
Китапханәче укучыларга Георгий тасмасының тарихын сөйләп китте, аның хәтер, батырлык һәм Бөек Җиңү символы икәнен аңлатты.
2025 елда ул аеруча әһәмиятле: без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез-диде китапханәче.
Совет солдатларының батырлыгы киләчәк буыннарның йөрәгендә мәңгегә калганлыгын белдереп, Георгий тасмасын сул якта күкрәктә йөртү кабул ителгән.
Чарада катнашкан укучылар да бер-берсенең күкрәгенә бу тасманы бәйләделәр.