"Йөрәкләрдә мәңгегә" патриотик сәгать

26-нче июнь көнне, Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Йөрәкләрдә мәңгегә", дип исемләнгән патриотик сәгать уздырды.

Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы егетебез дә катнашты. Сугышчы хәзер кыска вакытлы ялда. Кунагыбыз безгә сугышта узган көннәре, алгы сызыкта көнкүреш шартлары, үз юлында очраткан авырлыклар турында сөйләде. Тылдан аларга ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барысы да зур кызыксыну белән сугышчы егетебезне тыңладылар,үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу һәркем өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Безнең баш өстендә тыныч күкне саклаганнары өчен барлык сугышчы ир-егетләребезгә зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, сугышчан бурычларны үтәгәндә уңышлар телибез. Тизрәк өйгә кайтуыгызны зур түземсезлек белән көтәбез. Сез безнең горурлыгыбыз!!!

Navechno vserdtse001

Navechno vserdtse002

Navechno vserdtse003

Navechno vserdtse004

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан