Сугыш чоры балалары
- Подробности
- Создано 03.07.2025 15:59
- Автор: Халилова Гюзель
3-нче июль көнне Салих авыл китапханәчесе “Сугыш чоры балалары”ның өйләренә барып әңгәмә корды.
Сугыш барган вакытта дөньяның асты өскә килә, язмышлар җимерелә. Һәм барыннан да бигрәк – балалар, хатын-кызлар, картлар интегә. Сугыш афәте һәрвакыт бәхетсезлек китерә. Сугыштан соң җимерелгән өйләр, җәберләнгән ятимнәр һәм тол хатыннар, улларын югалткан юанычсыз картлар кала.Сугыш чоры балаларының язмышы авыр була, ятимлек, көч җитмәслек эш, кайгы -хәсрәт. Сугыш аларның йөрәкләре, җаннары аша үткән.