Киләчәк хакына бердәмлек= Единство во имя будущего
- Подробности
- Создано 05.11.2025 13:48
- Автор: Халилова Гюзель
4-нче ноябрьдә ел саен Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – ватанпәрвәрлек һәм гражданлык үрнәге, халкыбызга берләшергә һәм илне басып алучылардан саклап калырга ярдәм иткән.
3-нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, «Киләчәк хакына бердәмлек= Единство во имя будущего» дип исемләнгән конкурслы танып белү сәгате үткәрделәр.
Слайдлы презентациядән балалар бәйрәм тарихы, Мәскәүнең Польша интервентларыннан азат ителүе, Минин һәм Пожарскийның илне берләштерүдәге роле турында белделәр. Аннары катнашучы балалар, ике командага бүленеп, пазлларны тизрәк җыюда, бердәмлек турындагы мәкальләрне төзүдә, кроссворд чишү һ.б. уен- конкурсларда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, ике команда да бертигез баллар туплады һәм бердәмлек, дуслык җиңеп чыкты.













