Без төрле, әмма һәрвакыт бергә
- Подробности
- Создано 18.11.2025 09:00
- Автор: Халилова Гюзель
Халыкара толерантлык көне ел саен 16-нче ноябрьдә билгеләп үтелә.
Балаларга«Толерантлык» төшенчәсен аңлату бик мөһим.
Бу датага Татар Томбарлы авыл китапханәсендә ”Без төрле, әмма һәрвакыт бергә” дип исемләнгән дуслык сәгате үткәрелде.
Китапханәче кече яшьтәге мәктәп укучыларын «Толерантлык» төшенчәсе, аның килеп чыгышы, мәгънәсе белән таныштырды, укучыларга проблемаларны тыныч юл белән чишү мөһимлеген аңлатты.
Чара барышында милли аермаларга юл куймаска, һәрбер халыкны, аның йолаларын хөрмәт итәргә, бер-береңә ихтирам һәм игелек күрсәтергә кирәге турында сөйләштеләр.
Толерант аралашуның төп кагыйдәләре истә тотып төрле биремнәр үтәделәр, уеннар уйнадылар.














