Әниләрнең җылы куллары

30-нчы ноябрь көнне, Мортаза авыл китапханәсе Мәдәният йорты белен берлектә Эниләр көненә һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган "Әниләрнең җылы куллары" исемле әдәби-музыкаль концерт программасы үткәрелделәр. 

Чара әниләргә багышланган җыр, бию, шигырь юллары, табышмаклар, әйтемнәр бәйгесе белән матур итеп үрелеп барды. 

Гүзәл затларны-әниләрне бәйрәм белән Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Әхтәм улы Шакирҗанов тәбрикләде һәм күп балалы Герой - Ана исеме алган Гөлия Шәриповага, әлеге вакытта уллары СВО да хезмәт итүче аналар - Сахапова Р. һәм Хафизова Г., сәламәтлекләре чикләнгән бала үстерүче А. Малышевага күчтәнәчләр тапшырды. 

Бәйрәм чарасы сюрпризларга шактый бай булды. 

Чарага килгән авыл халкы, кунаклар күтәренке кәеф белән таралыштылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Бар катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! 

Аеруча зур рәхмәт әйтәсе килә, безнең чарабызны алып баручы, укытучы Фәридә Гайнетдин кызы  Җәләевага! 

Китапханәче җыр китапларыннан, әниләргә багышланган җырларны барларга ярдәм итте, табышмаклар һәм әйтемнәр сценарийга өстәде, балаларга эчтәлекле итеп шигырьләр сөйләргә өйрәнергә ярдәм итте һәм чарада үзедә катнашты.

30.11.25den mam murtaza  1

30.11.25den mam murtaza  2

30.11.25den mam murtaza  3

30.11.25den mam murtaza  7

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан