“Авылымның борынгы һөнәрләре” танып белү сәгате

7-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, балаларның кышкы ялы вакытында, мәчет оештырган лагерь балалары өчен, “Авылымның борынгы һөнәрләре” исеме астында танып белү сәгате үткәрделәр.

Чара авылдашыбыз Зәрия апа Хәбипованың “Туган авылым Исергәп” китабы, китапның һөнәрчеләргә багышланган бүлеге белән таныштыру белән башланып китте. Катнашучылар мич чыгару осталары, кул осталары турында ишетеп белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Камил абый Шәмсуаров борынгы заманда кирпич ничек сугулары, киез басканнарын күзалларлык итеп аңлатты. Рузилә апа Әбүзарова тал чыбыгыннан кәрҗин үрү серләренә төшендерде. Балалар һөнәрләр, оста һөнәрчеләр турында гына белеп калмадылар, борынгыга файдалы сәяхәт ясадылар.

 Mechet Lager001

Mechet Lager002

Mechet Lager003

Mechet Lager005

Mechet Lager004

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан