Кыш бабайның серле капчыгы
- Подробности
- Создано 04.01.2025 15:42
- Автор: Халилова Гюзель
3-нче январь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсенә беренчеләрдән булып килгән китап укучылар белән "Кыш бабайның серле капчыгы" дигән уен оештырылды.
Уенның шарты: бер капчыктан күзе йомып карточка алу, анда язылган сорауга җавап бирү һәм дөрес җавап биргән очракта, икенче капчыктан шулай ук күзне йомып бүләк алу иде. Уенда балалар да, әти-әниләр дә кызыксынып катнаштылар. Кыш бабай капчыгыннан серле бүләк алу өчен бик тырыштылар.
Гаилә белән килгән китап укучылар яңа ел фотозонасында фотога төштеләр, яңа китаплар белән таныштылар.
Чара ахырында кышкы каникул көннәрендә укырга китаплар сайлап алдылар.