"Без тарихны эзлибез" экскурсия
- Подробности
- Создано 06.01.2025 16:14
- Автор: Халилова Гюзель
4-нче январь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе китап укучылар өчен авыл музей бүлмәсенә экскурсия оештырды.
Чарага килүчеләр музей киштәләрендәге борынгы экпонатлар, көнкүреш кирәк-яраклары, әбиләрдән сакланып калган чигүле сөлгеләр, ашъяулыклар белән таныштылар.
Шул ук вакытта авылыбызның талантлы кешеләре ясаган картиналар, төрле кул эшләнмәләре дә аларның игътибарын үзләренә җәлеп итте.
Китапханәче барысы турында да аңлатып сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Музейга оештырылган экскурсия мавыктыргыч үтте, барысына да ошады.