«Гаилә белән китапханәдә» әңгәмә-консультация
- Подробности
- Создано 22.01.2025 08:29
- Автор: Халилова Гюзель
21-нче январь көнне Салих авыл китапханәсендә «Гаилә белән китапханәдә» дигән темага әңгәмә-консультация үткәрелде.
Анда әкиятнең яшь укучыны үстерүгә йогынтысының мөһим роле турында сөйләшенде. Чөнки әкият баланың күңелендә булган бөтен яхшылыкны уята, ныклы әхлакый кыйммәтләр һәм укуга мәхәббәт формалаштыра, дөрес аралашуга өйрәтә, эмоциональ мөхитне һәм сөйләмне үстерә. Әти әниләр бик рәхәтләнеп һәм теләп укыгыз, үзегез укыгыз, балаларыгызга укыгыз диләр китапханә хезмәткәрләре.