"Бөек Сталинград" батырлык сәгате
- Подробности
- Создано 04.02.2025 12:27
- Автор: Халилова Гюзель
2-нче февраль – Сугышчан Дан көне.
Моннан 82 ел элек Сталинград шәһәре немец гаскәрләреннән азат ителә.
1943 елның 2-нче февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән тарихта тиңе булмаган сугыш совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана.
Шушы зур тарихи вакыйга уңаеннан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә батырлык сәгате узды.
"Так выстоял великий Сталинград " дип исемләнгән күргәзмә янында, китапханәче укучыларга, тарихи фактларга нигезләнеп Сталинград сугышы, сугыш вакытында совет халкының, совет солдатының күрсәткән батырлыгы турында сөйләде, папкадагы материалларга күзәтү үткәрде.