«Куркынычсыз Интернет дөньясына сәяхәт» мәгълүмәт сәгате

7-нче февраль көнне, куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында, Татар Кандызы авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Куркынычсыз Интернет дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате уздырды.

Китапханәче очрашуны табышмаклардан башлап җибәрде. Укучыларга күбрәк китап укырга, китапны яратырга, аның өстенлекләрен күрә белергә өйрәтте, шулай ук укучыларны Интернет челтәренә кагылышлы төп кагыйдәләр белән таныштырды. Балалар кроссвордлар чиштеләр, «Интернет-паучок» уенында катнаштылар. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга «Безопасный Интернет детям» дигән буклет таратты. 

Internet001

Internet002

Internet003

Internet004

Internet005

Internet006

 

 

 

 

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан