"Юбиляр китаплар" әдәби сәгать
- Подробности
- Создано 05.03.2025 12:11
- Автор: Халилова Гюзель
4-нче март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәнәсендә "Юбиляр китаплар" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, китапларның авторы, кайчан язылуы турында сөйләде. Балалар яраткан әкиятләрне өлешләп укыдылар. Чара ахырында П.Ершовның "Конёк - горбунок" әкияте буенча төшерелгән мультфильмны карадылар.













