Кышны озатып, язны каршы алабыз
- Подробности
- Создано 12.03.2025 11:28
- Автор: Халилова Гюзель
11-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, "Кышны озатып, язны каршы алабыз" дип исемләнгән уенлы күңел ачу бәйрәме үткәрделәр.
Катнашучылар язның күңелле бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы йоласы килеп чыгу тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, күңелле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе- яңа гына учакта пешкән ботка, тәбикмәк белән сыйлану булды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре пешергән ботканы балалар мактый -мактый ашадылар. Уйнап арыганнан соң, саф һавада шифалы үләнле чәйләр дә бигрәк тәмле булды. Балалар клуб хезмәткәрләренә рәхмәтләрен әйтеп, бәйрәмнән таралыштылар.