Вахта памяти

15 - нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, “Хәтер вахтасы”нда якташларыбыз” дип исемләнгән чара - Баулы районының “Патриот” эзләнүләр отрядының командиры Зөлфия Рәсим кызы Латипова белән очрашу үткәрделәр.

Хәтер вахтасы-ел саен уздырыла торган Бөтенроссия акциясе. Аның барышында эзләү отрядлары Бөек Ватан сугышы барган урыннарга экспедицияләргә китә. Тарихи эзләнүләр һәм казу эшләре нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдат һәм офицерларның исемнәрен ачыклау эшләре алып барыла.

Авылдашыбыз Зөлфия Рәсимовна, отрядларының эзләнү эшләре турында сөйләде, бик күп фото-видеоматериаллар белән уртаклашты, экспонат- табылдыклар белән таныштырды.

Катнашучы урта яшьтәге мәктәп балалары, зур кызыксыну белән Зөлфия апаларының чыгышын тыңладылар. Мондый чаралар мәктәп укучыларының патриотик сыйфатларын формалаштыруда зур әһәмияткә ия.

patrot

patrot 02patrot 03

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан