Сәламәтлек сәгате "Кышкы уеннар"

6-нчы гыйнварь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе мәктәп укучылары өчен сәламәтлек сәгате үткәрде.

"Кышкы уеннар" дип исемләнгән чара чана шуу, төрле уеннар уйнау, ярышларда катнашу белән үтте.

Кояшлы матур көндә балалар рәхәтләнеп саф һавада күңел ачтылар, бер-берсе белән аралаштылар.

Кышкы каникулларның бер көне файдалы һәм күңелле үтте.

Балалар китапханәгә кереп ял итеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралаштылар.

 Kyshky uennar001

Kyshky uennar002

Kyshky uennar003

Kyshky uennar004

Kyshky uennar005

Kyshky uennar006

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан