Без бергә
- Подробности
- Создано 31.01.2026 11:16
- Автор: Гареева Эльмира
2026 ел Россиядә «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип игълан ителде.
Бу уңайдан Татар Томбарлы авыл китапханәсендә бай эчтәлекле тематик күргәзмә эшли.
30 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без бергә" дип исемләнгән этнографик коллаж үткәрелде.
Мәдәни чара барышында китапханәче укучыларны Россиядә яшәүче халыклар, аларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды.
Укучылар серле сандыктагы әдәби сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр.
Татар халык уеннары "Түбәтәй", Йөзек салыш", Башкорт халык уены " Күз бәйләш", рус халык уены "Тычкан белән песи" кебек уеннарын балалар яратып уйнадылар.













