Акция #Своихнебросаем

3-нче февраль көнне, Мортаза авыл халкы чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп озаттылар. Көндәлек кирәк әйберләр, җылы киемнәр, тәм-томнар, инструментлар, китапханәгә йөрүче балалар солдатларга хатлар язып салдылар. 

Авыл халкына бик зур рәхмәт әйтәсе килә, Хәрби операция башланганнан бирле, күмәкләшеп, тиз арада бар кирәк-яракны әзерләп, озатабыз. 

Сугышлар бетеп, ир-егетләребез исән-имин өйләренә кайтсыннар! 

Ярдәм җыю акциясен авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырдылар.

svoix ne brosaem 3-02-261

svoix ne brosaem 3-02-262

svoix ne brosaem 3-02-263

svoix ne brosaem 3-02-264

svoix ne brosaem 3-02-267

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан