Яшь герой - антифашистлар көне

8-нче февраль - яшь герой – антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Дөньяда бу истәлекле көн, Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясы раславы буенча, 1964 елдан билгеләп үтелә.

6-нчы февраль көнне, Исергәп  авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, 4 -5 сыйныф укучылары өчен «Яшь герой - антифашистлар көне» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр.

Катнашучы балалар Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында кыскача мәгълумат әзерләп килгәннәр иде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Вала Котика һәм башка герой-пионерлар турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Батырлык дәресе герой - балалар  турында электрон презентация  һәм яшь герой-антифашистлар турындагы китапларга  күзәтү белән үрелеп барды.

 Den antifashista001

Den antifashista002

Den antifashista003

Den antifashista004

Den antifashista005

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан