Акция #Своихнебросаем."Сүнмәс йөрәкләр"

Илдә махсус хәрби операция башланганнан бирле,  безнең Мортаза авыл  халкы сугышчыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә. 

 6-нчы февраль көнне, Мортаза авыл  кипатханәчесе һәм "Хатын-кызлар дөньясында",  "Сүнмәс йөрәкләр" исемле түгәрәкләренә йөрүче ханымнар изге ниятләр белән мәдәният йортына токмач өмәсенә җыелдылар.  Эшкә зур җаваплылык белән керештеләр, бу гади азык түгел, ә аналарның күңел җылысы, догалар белән сугарылган күчтәнәч. Без әзерләгән токмачлар, егетләребезгә көч-күәт өстәсен, ашлары тәмле булсын дигән теләкләр теләп, бар күңел җылылыгын биреп камыр басып,  токмач кистеләр. Токмачларны кисеп, киптереп, капларга тутырып, посылка тартмаларына салырга әзерләп куйдылар. Токмачларны чираттагы гуманитар ярдәм белән озатабыз. Бар катнашучыларга бик зур рәхмәт! Чараны китапханә, мәдәният йорты, Ак калфак һәм Ветераннар Советы оешмалары оештырдылар. 

 sмо211

sмо213

sмо216

 

5-нче февраль көнне, Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә окоп шәмнәре ясадык. Мортаза авыл  кипатханәчесе һәм "Хатын-кызлар дөньясында", "Сүнмәс йөрәкләр" исемле түгәрәкләргә йөрүче кызлар, бар назларын, җылылыкларын биреп окоп шәмнәре ясадылар. Алар сугыш кырындагы егетләребезгә, әзрәк булсада булыша алуыбызга сөенәбез, егетләребезгә җылылык, көч өстәсен бу шәмнәр диделәр. Сугышлар бетеп, ир-егетләребез исән-сау өйләренә кайтсыннар дигән теләкләр теләделәр. Чараны китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә оештырдылар. 

sмо1

sмо2

sмо3

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан