Бәйрәм бүген, бәйрәм...

24 апрель көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Бәйрәм бүген, бәйрәм.." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарада "Авылдашлар" клубына йөрүче китап укучылар катнашты. Китапханәче аларны бөек шагыйребезнен иҗатына, тормыш юлына багышланган тематик күргәзмә белән таныштырды, китапларына күзәтү үткәрде. 

Кичәдә Г. Тукайнын шигырьләре( А. Арсланов башкаруында) һәм" Туган тел" җыры язылган пластинкалар уйнатылды.  Чарада катнашучылар үзләре дә Тукайның  әсәрләрен бик теләп башкардылар. Бу кичәдәге җырлар, шигырьләр яраткан язучыбыз рухына  мәдхия булып яңгырады

tyc7

tyc5

tyc4

tyc6

 

tyc2

tyc1

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан