Күңелләрдә яши Тукай моңы
- Подробности
- Создано 27.04.2026 14:27
- Автор: Imaeva Asiya
20-25 апрель көннәрендә, Яңа Чүте авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә бөек шагыйребез Г.Тукайның зур юбилее уңаеннан төрле чаралар үткәрде.
Аның тормыш юлы һәм иҗаты турында викторина сорауларына җавап биреп китап укучылары белемнәрен тагын да арттырдылар. Мәктәп укучылары Г.Тукайның "Таз" шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. "Тукай укулары" муниципаль фәнни-гамәли конференциядә катнашып укучыларыбыз алдынгы урыннарны яуладылар. Шулай бөек шагыйрьнең үлемсез әсәрләре аша китап укучылары туган телебезнең серләрен ача, татар халкының гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнә. Китапханәдә "Күңелләрдә яши Тукай моңы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.













