Тукай – безнең күңел кояшы
- Подробности
- Создано 27.04.2026 15:43
- Автор: Гареева Эльмира
27-нче апрель көнне, Татар Кандыз авыл китапханәсендә «Тукай – безнең күңел кояшы» дип исемләнгән китапханә дәресе үтте.
Салкын кышлар үтеп, яз житкәч, халкыбыз бөек Тукайның Туган көнен билгеләп үтә. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына ижат иткән. Шулай булуга карамастан ул гаять зур, Бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләрнең берсе. Китапханәче балаларны Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырды. Дәрес татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" жыры белән тәмамланды.












