Татар күгендә якты маяк

27-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, бөек шагыйребез Г.Тукайның 140 еллыгына багышланып мәктәптә үткәрелгән “Татар күгендә якты маяк” дип исемләнгән шигырь конкурсында катнаштылар.

Чара барышында татар теле һәм әдәбият укытучысы М.С.Хәбирова Г.Тукай турында сөйләп үтте. Китапханәче М.В.Юсупова бөек әдип турында язылган һәм балалар өчен нәшер ителгән яңа басма китапларга күзәтү ясады. Р.М.Хәкимова Г.Тукай иҗаты һәм тормыш юлы буенча төзелгән викторина үткәрде. Конкурста катнашкан укучылар 1,2,3 дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

isergap Tykai konkurs

isergap Tykai konkurs 02

isergap Tykai konkurs 05

isergap Tykai konkurs 04

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан