Экологик сәгать "Җир безнең йортыбыз"

28-нче апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Халыкара Җир көненә багышланган экологик сәгать үткәрелде.

Чараның максаты –балаларда кечкенәдән Җир планетасына һәм табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген җиткерү иде. 

Китапханәче чарада катнашучы балаларга Бөтендөнья Җир көне тарихы, аның традицияләре һәм символлары турында сөйләде.

Балалар планетаның экологик торышы турында мәгълүмат алдылар, Җирнең Кызыл китабы белән таныштылар. 

Чара барышында китапханәче укучылар белән табигатьтә үз-үзенне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Балалар экологик викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр.

Tumbarl bibli

Tumbarl bibli 04

Tumbarl bibli 06

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан