Хәтердән җуелмас герой якташлар=Чтоб жили в памяти герои земляки

29-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Пушкин картасы проекты кысаларында, «Хәтердән җуелмас герой якташлар=Чтоб жили в памяти герои земляки» дип исемләнгән тарихи уен-конкурс үткәрде.

Чарада катнашучы яшүсмерләр төрле станцияләр үтеп Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышында катнашучы авылдашларыбыз турында белемнәрен тикшерделәр. Бу чара кысаларында, авылыбыз тарихында төрле сугышлар турында аңлатмалы сөйләм дә каралган иде. Катнашучылар электрон презентация ярдәмендә якташларыбызның хәрби батырлыклары турында мәгълумат алдылар. Ике команда арасыннан “Геройлар” командасы күбрәк очколар җыеп җиңүче булдылар.

Isergap pushka

Isergap pushka 02

Isergap pushka 04

Isergap pushka 05

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан