Наркомания белән бергәләп көрәшәбез
- Подробности
- Создано 30.06.2026 10:26
- Автор: Imaeva Asiya
26 июнь көнне, Халыкара наркоманиягә һәм наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә «Наркомания белән бергәләп көрәшәбез» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара наркоманиягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, яшьләрне начар гадәтләргә каршы торырга дәртләндерү һәм наркоманиянең яшьләр сәламәтлегенә китергән зарарлы йогынтысын аңлату максатыннан оештырылды.
Әңгәмә барышында наркоманиягә каршы көрәшнең кайнар проблемалары күтәрелде. Яшүсмерләр һәм егет-кызлар арасында наркотик куллануның сәбәпләре, аларның организмга, бигрәк тә үсеп килүче яшь буынга китергән зыяннары, гомумән, кеше тормышына йогынтысы турында сөйләделәр. Егетләр наркотик чараларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр, наркотикларны куллану, саклау һәмтарату өчен каралган административ һәм җинаять җаваплылыгы турында белделәр. Чарага «Без тормышны сайлыйбыз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда наркомания проблемаларын һәм аның нәтиҗәләрен ачып бирүче әдәбият тәкъдим ителде.Әңгәмәбез балалар күңелендә эз калдыргандыр,һәр кабул ителгән карар өчен җаваплылык турында уйландыргандыр дип ышанып калабыз.












