Геройлар янәшә

1-нче июль көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә, Россия солдатларының батырлыклары турында тарихи хәтерне саклау һәм китап укучыларда патриотизм хисе, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына тирән хөрмәт тәрбияләү максатыннан "Геройлар янәшә" дип исемләнгән  мәгълүмат сәгате үткәрделәр. 

Китапханәче һәм сәнгать җитәкчесе, чарага  килгән кунакларга,  СССР вакытындагы һәм хәзерге вакытта, Россия катнашындагы локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар турында мәгълүмат бирделәр.  Китапханәче "Аларның язмышы сугыш белән бәйле" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады.  Күргәзмәдә   Әфган һәм Чечен конфликтларына  багышланган әдәбият, Махсус хәрби операция батырлары турындагы  "Геройлар янәшәдә" исемле хикәяләр, очерклар, шигырьләр   урын алдылар. "Республика Татарстан"газетасында бастырылган "Герои народов Татарстана" исемле махсус проекты мәкальләре һәм  "Сөембикә" журналындагы "Каһарман әнисе" рубрикасы язмалары белән таныштырдылар.

 ceroi1

ceroi2

ceroi4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан