Пироглы бәйрәм - муллык билгесе

17-нче июль, Бердәм фольклор көне буларак билгеләп үтә.

Халыклар бердәмлеге елы һәм   Бердәм фольклор көне уңаеннан, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә "Пироглы бәйрәм - муллык билгесе"дип исемләнгән фольклор кичәсе уздырдылар. 

Китапханәче һәм сәнгать җитәкчесе, чарага килгән кунакларга Бердәм фольклор көне - халык традицияләренә,  гореф-гадәтләренә һәм мәдәни мирас дөньясына багышлануы турында сөйләделәр. Татар халык әйтемнәрен һәм мәкальләрен  искә төшерделәр, табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, татар халык җырларын җырладылар. 

Чарага килгән һәр кунак үзенчәлекле рецепт буенча  пешерелгән пироглар  алып килделәр, аларның рецептлары һәм пешерү серләре белән бүлештеләр. 

Элек-электән татар халкы бик кунакчыл халык булган,  йортка килгән кунакларны  чәй табыны әзерләп, яңа мичтән чыккан кайнар бәлеш, хуш исле күмәч  һәм төрле эчлекләр салып пешерелгән пироглар белән сыйлаганнар. 

Әлеге вакыттада безнең авылда шул гореф-гадәтләр сакланып килә. 

Кунаклар белән халкыбызның милли "Йөзек салу", "Түбәтәй" уеннарын уйнадык.

Китапханәче "Китапларда сезнең өчен тәмле ризыклар" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады, күргәзмәдә татар халык бәйрәмнәре,  йолалары һәм аш-су серләре турындагы китаплар урын алды. 

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам ителде.

 Folklor001

Folklor002

Folklor003

Folklor004

Folklor005

Folklor006

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан