Халкымның күңел җәүһәрләре

17-нче июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә,  Бердәм фольклор көне  уңаеннан, өлкән һәм урта яшьтәгеләр өчен, "Халкымның күңел җәүһәрләре" дип аталган фольклор кичә үткәрделәр.

Кичәдә Әлмәт шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз, публицист, язучы Зәрия Хәбипова да катнашты. Ул  үзенең күптән түгел нәшер ителгән “Идегәй"

 дастаны дәрьясында" исемендәге  китабының икенче өлеше  белән таныштырды.

Чарада катнашучылар, онытылып бара торган милли уеннарны искә төшереп уйнадылар, такмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар. Чараның төп максаты - үзебезнең гореф гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, әби - бабаларыбыз уйнап үскән борынгы уеннарыбызны, үсеп килүче яшь буынга мирас итеп калдыру.

 Folklor001

Folklor002

Folklor003

Folklor004

Folklor005

Folklor006

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан